Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Иделдә катамаран белән көймә бәрелешеп, унбер кеше һәлак булган фаҗиганең сәбәбе билгеле булды

Коточкыч фаҗига Идел елгасында 10 июньдә булган.

news_top_970_100
Иделдә катамаран белән көймә бәрелешеп, унбер кеше һәлак булган фаҗиганең сәбәбе билгеле булды
Волгоградның Ворошилов районында кичке ун тирәсендә Идел елгасындагы йөк порты янында килеп чыккан очрак буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, пассажирлар утырган катамаран хуҗасы исерек булган. Ул баржадагы яктылык һәм тавыш  хәбәрләрен ишетмәгән дә, күрмәгән дә. 

Йөк ташучы көймәгә - баржага бәрелгән катамаранда кимендә 16 кеше булган. Бәрелүдән соң, кешеләр барысы да суга төшеп киткән. Шулай итеп унбер кеше һәлак булган, биш кешене коткарганнар.

Волгоградта мәетләрне тану буенча эшләрдән соң, унбер кешенең кем булуын ачыклаганнар. Хәзерге вакытта шаһитларны - баржа пассажирларын сораштыру бара.

Су төбеннән алып чыккан катамаранда файдаланылмаган алты коткару жилеты табылган. 

РИА Новости агентлыгы катамаран хуҗасы Волгоград түрәсе булган, дусларын җыеп бәйрәм иткән, дип хәбәр итә. Агентлык мәгълүматы буенча, катамаран хуҗасы үзе дә һәлак булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100