Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Горький паркында җәяүлеләр аллеясыннан йөргән иномарканы видеога төшергәннәр

Горький паркында җәяүлеләр аллеясыннан йөргән иномарканы видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Горький паркында җәяүлеләр аллеясыннан йөргән иномарканы видеога төшергәннәр
Казандагы Горький исемендәге ял паркында җәяүлеләр йөри торган аллеядан машина узган. Бу хәлне шаһитлар видеога төшереп алган. 

"Татар-информ" агентлыгы сайтындагы кадрларда Татарстан номерлары куелган "Хонда" автомобиленең зур тизлектә аллея буйлап баруы күренә. Шунда ук кешеләр дә ял итеп йөри. 

Социаль челтәр кулланучылар машина йөртүченең тәртибен күреп, ризасызлык белдерә. Алар фикеренчә, бу кешене машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә кирәк. Паркта балалар бик күп йөри, алар машина килеп чыгар дип уйламый да бит, дип борчыла алар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100