Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Голос" проектында катнашкан Алексей Сафиуллин вафат

"Голос" проектында катнашкан Алексей Сафиуллин вафат

news_top_970_100
"Голос" проектында катнашкан Алексей Сафиуллин вафат
"Голос" проектында катнашкан җырчы Алексей Сафиуллин вафат булган. Бу турыда "Российская газета" хәбәр итте. Әлеге хәбәрне җырчының Инстаграмдагы рәсми сәхифәсендә дә раслаганнар.

Алексей Сафиуллинга 44 яшь иде. Ул Мария театрында солист булып та эшләгән. 2017 елда "Голос" проектының алтынчы сезонында Пелагия командасында катнашты.

"Алексей Сафиуллин белән хушлашу 13 июньдә Петр паркындагы Благовещения Пресвятой Богородицы храмында була. Безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт", диелә Инстаграмдагы хәбәрдә.

Моңа кадәр Сафиуллинның мәете фатирындагы ванна бүлмәсендә 9 июньгә каршы төндә табылган дигән хәбәр чыккан иде. Артист ваннада йоклап киткән һәм вафат булган дип фаразлана.

Алексейның хатыны һәм ике баласы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100