Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гинеколог операциядән соң видеоролик төшергән: кеше эченнән бала башы кадәр зурлыктагы, таш кебек каткан киста алынган

Гинеколог операциядән соң видеоролик төшергән: кеше эченнән бала башы кадәр зурлыктагы, таш кебек каткан киста алынган

news_top_970_100
Гинеколог операциядән соң видеоролик төшергән: кеше эченнән бала башы кадәр зурлыктагы, таш кебек каткан киста алынган
Пермь хастаханәләренең берсендә эшләүче хирург-гинеколог Елена Марчукова операцияләрдән соң алынган шешләрнең фотоларын урнаштыра. Соңгы постларның берсендә ул 82 яшьлек әбидән алынган кистаның видеосын элгән. Ул бала башы зурлыгында, анда суккач, ташка суккан кебек тавыш чыга. "Бу таш Урта диңгез буеннан түгел", - дип язган ул.

Табиб язуынча, әби 40 ел буе табибларга күренмәгән. Аңарда миома барлыкка килгән, вакыт үтү белән миома эченә кальций җыелып, ул таш булып каткан. Авыр физик эш нәтиҗәсендә миома аска төшеп, сидек юлларын кысып торган. Ә урологлар әби ни өчен йомышын башкара алмый дип баш ваткан. 

Елена Марчукова Инстаграмга куркыныч кадрлар - УЗИ видеолары, операциядән соңгы аналык фотолары элеп, хатын-кызларны табибларга вакытында күренергә чакыра.

Еленаны халыкны тәрбияләвен әйтеп мактаган кешеләр күп. Әмма табиб этикасын бозуда, канлы фотолар һәм видеолар куюда гаепләүчеләр дә шактый. 

Еленаның Инстаграмын сылтамага кереп карарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100