Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Германиядә бер кеше хезмәттәшләре ризыгына еллар буе агулы порошок сибеп торган

Германиядә бер кеше хезмәттәшләре ризыгына еллар буе агулы порошок сибеп торган

news_top_970_100
Германиядә бер кеше хезмәттәшләре ризыгына еллар буе агулы порошок сибеп торган
Германиядә Шлос-Хольте-Штукенброк шәһәрендә ARI-Armaturen заводы хезмәткәрен, хезмәттәшләре ризыгына даими рәвештә агу салып торганы өчен, гомерлеккә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта Esquire порталы яза.

Агулаучы кеше гамәлләреннән 23 яшьлек егет зыян күргән. Ул, баш мие зарарланып, комага кергән. Анализлар егет организмында зур концентрациядә терекөмеш булуын күрсәткән. 27 һәм 67 яшьлек тагын ике кеше хәзер бөер авыруыннан интегә. Баштарак тикшерүчеләр һәм табиблар бу хәлләрнең сәбәпләрен аңлый алмаган. "Бергә эшләгән кеше шундый зур зыян салыр дип кем уйлаган. Бөтенесе бер-берсенә ышана", - дип сөйләгән заводта эшләүче бер кеше. 

The New York Times язганча, сәбәпне шушы завод хезмәткәре ачыклаган. Ул өендә ветчина һәм сыр белән бутерброд ясап алып килгән. Эшендә шуны ашарга утыргач, ул бутерброд өстендә көрән таплар күреп ала. Ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә. Шуннан соң аш бүлмәсендә күзәтү камералары куялар.

Өч елдан суд 57 яшьлек механик Клаус О.ны кулга ала. Аны хезмәттәшләрен үтерергә тырышуда гаеплиләр һәм гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгаралар. Күзәтү камералары ир-атның даими рәвештә хезмәттәшләре ризыгына терекөмеш, кургаш, кадмий кушылган порошок сибеп торуын ачыкларга ярдәм итә.

Тентү вакытында тикшерүчеләр бу кешенең подвалында гади генә химия лабораториясе барлыгын ачыклый. Ул кулланган кушылмаларны судья "Икенче бөтендөнья сугышында кулланган агулардан да зыянлырак" дип бәяли. Клаусны бу гамәлләргә этәргән сәбәпләр билгесез. Судта ул кешеләрне ни өчен агулавын аңлата алмаган. Прокурорлар фикеренчә, ул химикатларның тәэсирен ачыкларга теләгән.

Суд барганда Клаус үзен фотога төшерергә бирмәгән, йөзен кулы белән каплаган һәм сөйләшмәгән. Коллегалары аның ябык, аралашмаучы кеше икәнен әйткән. Туганнары исә Клаусның авыр балачагы турында сөйләгән. 

Суд барышында психиатр хөкем ителүченең психик яктан сәламәт булуын раслаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100