Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гел "игәүләп" торганга "нервлары чыдамаган" ир хатынын урманга алып барып буып үтергән

Гел "игәүләп" торганга "нервлары чыдамаган" ир хатынын урманга алып барып буып үтергән

news_top_970_100
Гел "игәүләп" торганга "нервлары чыдамаган" ир хатынын урманга алып барып буып үтергән
Иркутск өлкәсенең Братск шәһәрендә бер ир-атны хатынын үтерүдә шикләнеп тоткарлаганнар. Башта бу кеше хатынын хәбәрсез югалды дип сөйләгән булган. Хәзер аның үзен җинаятьтә шикләнәләр. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Иркутск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр иткәнчә, 3 апрельдә 36 яшьлек ир-ат хатынын алдап, урманга алып бара. Биредә ул хатынын буып үтерә һәм мәетне яшереп куя. Ир җинаятен алдан уйлап әзерләгән, диелгән бу хәбәрдә.

Хатынын үтергәч, бу ир шәһәргә әйләнеп кайта. Шуннан соң ул үзе полициягә бара. Хатыны каядыр чыгып китте һәм хәбәрсез югалды, дип сөйли. "Югалган" хатынны берничә көн эзлиләр. Ир дә бу эшләрдә катнаша, эзләшкән булып кылана. 

5 апрельдә бу ир-атны полиция тоткарлый. Шуннан соң гына ул хатынын үтерүен сөйләп бирә, җинаять урынын һәм мәетнең кайда ятканын күрсәтә. Аның сүзләренчә, "хатыны туйдырып бетергән", һаман "игәүләп" торган, шуңа күрә аның "нервлары чыдамаган".

Бу ир-ат моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылмаган. Ир белән хатынның өч яшьлек баласы бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100