Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гает алдыннан өйдә сөннәтләгәч, ике яшьлек малайны көзән җыерып, комага киткән

Беркайда да эшләми торган ир-атны өйгә чакырып, балага хирургия операциясе ясатканнар.

news_top_970_100
Гает алдыннан өйдә сөннәтләгәч, ике яшьлек малайны көзән җыерып, комага киткән
Яңа Мәскәүдә өйдә сөннәткә утыртканнан соң, ике яшьлек ир бала комага киткән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

Соңрак бала комадан чыгып, хәле стабильләшкәнен агентлыкка Мәскәү буенча Тикшерү комитеты идарәсе вәкиле Юлия Иванова сөйләгән.

20 августта, Корбан гаете алдыннан, көндез Яңа Мәскәү территориясендәге бер бистәдә ике яшьлек малайга өйдә хирургия операциясе ясаганнар. Операциядән соң баланы көзән җыера башлаган, анафилактик шок булган. Баланы кома хәлендә хастаханәгә китергәннәр.

“Хәзерге вакытта балага квалификацияле медицина ярдәме күрсәтелгән. Ул комадан чыгып, хәле стабильләшкән. Әти-әнисе сүзе буенча, балага хирургия операциясе ясаган ир-атны танышлары киңәш иткән булган”, - дип сөйләгән Иванова.

Әлеге факт буенча Мәскәү буенча Тикшерү комитеты идарәсе тикшерү башлаган. “Тикшерүчеләр операция ясаган ир-атның медицина белеме бармы икәнен ачыклый”, - дигән рәсми вәкил.

Малайга сөннәткә утырту операциясе ясаганнар, аны башкарган ир-ат рәсми рәвештә эшсез ир-ат булган, дип сөйләгән ТАСС агентлыгына үз чыганагы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100