Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Футбол тубы кадәр иде": Бер хатынның эчендә 15 килолы шеш үскән

"Футбол тубы кадәр иде": Бер хатынның эчендә 15 килолы шеш үскән

news_top_970_100
"Футбол тубы кадәр иде": Бер хатынның эчендә 15 килолы шеш үскән
Краснодар өлкәсе онкодиспансеры табиблары бер хатын эченнән ике шеш алган. Шешләрнең берсе 15 кило авырлыкта булган. Бу турыда Краснодар өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Диспансеризация вакытында 70 яшьлек хатынның аналыгында яман шеш билгеләре ачыклана. Соңрак диагноз раслана. Табиблар бу хатынның эчендә тагын бер шеш булуын күрә. Шешләрнең зуррагы операция ясау өчен катлаулы урында урнашкан.

Тәҗрибәле табиблар ике шешнең дә үсеп ятуын ачыклый. Авыру хатынны коткару өчен онкогинекологлар һәм онкопроктологлар бригадасы бергәләп эшли. Табиблар биш сәгать чамасы операция ясый.

"Авыру хатынның эчендәге шеш футбол тубы кадәр зурлыкта иде. Ул берничә ел буена үсеп яткан", - дип сөйләгән хастаханәнең баш табибы Роман Мурашко. 

Операция уңышлы узган. Хәзер бу хатын савыга башлаган.

"Табибларның осталыгы нәтиҗәсендә, бу хатын терелә башлады. Бүгенге көндә яман шешне алдан ачыклау - авыру белән көрәшнең иң төп коралы. Яман шешләр - бик явыз дошман, алар башта үзләрен берничек тә белдерми. Нәкъ менә шуңа күрә даими рәвештә тикшеренеп торырга кирәк. Рак скринингы - кешедә симптомнары күренмәгән яман шешне эзләү ул. Сәламәтлек турында яшьтән кайгыртырга кирәк, терапевтка күренергә кирәк. Предприятиеләр профилактик медосмотрлар уздыра. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча, һәр кешене яши торган урынындагы поликлиникага диспансеризациягә чакыралар. Сәламәтлегеңә игътибарлы булганда, профилактика белән шөгыльләнгәндә, яман шеше килеп чыгу ихтималын киметергә мөмкин", - дип аңлата Мурашко.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100