Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Фура иномарка өстенә очып килә”: Балаларын бәреп китмәсен өчен, бер хатын фура каршысына ташланган

“Фура иномарка өстенә очып килә”: Балаларын бәреп китмәсен өчен, бер хатын фура каршысына ташланган

news_top_970_100
“Фура иномарка өстенә очып килә”: Балаларын бәреп китмәсен өчен, бер хатын фура каршысына ташланган
Барнаул — Рубцовск трассасында машина йөртүче хатын-кыз юлга чыгып, гәүдәсе белән зур йөк машинасын туктатмакчы булган. Ул каршыга килүче фура каршына йөгереп чыккан һәм һәлак булган. Бу турыда Алтай өлкәсе матбугат чаралары хәбәр итте.

Юл һәлакәте 24 майда Барнаул — Рубцовск трассасының 95нче километрында була. Топчиха торак пункты тирәсендәге фаҗигадә 33 яшьлек хатын үлә. 
 
ЮХИДИ бу авария турында мәгълүмат чыгара. "18.02 сәгатьтә дүрт машина бәрелешә. Алар Барнаулдан Алейск шәһәренә таба бара. Бу авариядә һәлак булучы юк. Шушы ук урында 18.07 сәгатьтә икенче авария була. 46 яшьлек ир-ат идарә итә торган "Скания" машинасы Барнаулдан Алейск шәһәренә таба бара. Шушы вакытта ул 33 яшьлек хатынны таптый. Бу хатын "Форд" автомобиле белән идарә иткән. Ул үзе машинасыннан чыгып, фура каршысына килгән. Фура хатынны таптый һәм иномарканы да бәрдерә. Шулай итеп машина йөртүче хатын һәлак була, "Форд" салонындагы өч пассажир имгәнә", диелә ведомство хәбәрендә.

Шаһитлар фикеренчә, Барнаул — Рубцовск трассасында юл һәлакәте янып яткан үләннән чыккан төтен аркасында килеп чыга. Юлны куе төтен баса. Күз күреме начар булу сәбәпле, берничә машина берьюлы бәрелешә, дип яза фаҗиганең шаһитлары социаль челтәрләрдә.

Алда дүрт машина бәрелешкән була. Тагын бер иномарка шуларга килеп бәрелә. Автомобиль йөртүче хатын-кыз авариягә очраган җиңел машиналар өстенә зур йөк машинасы килүен күреп ала. Ул тиз арада машинасыннан чыга һәм фура каршысына ташлана. Бу хатын шулай итеп зур йөк машинасын туктатмакчы була. Чөнки аның үз машинасының салонында өч бала утыра, хатын балаларын коткармакчы була.

Кызганычка, йөк машинасын йөртүче тормозга басып өлгерми - фура хатынны бәрдерә. Имгәнгән хатын урында ук һәлак була. Йөк машинасы исә җиңел автомобильне бәрдерә. Салондагы балалар да имгәнә. Аларны хастаханәгә озаталар, диелә бу хәбәрдә.

Барнаул социаль челтәрләрендә Татьяна исемле кыз фаҗиганең шаһиты булуын яза. "Юл кырыенда үлән яна. Шуның төтене аркасында безнең каршыда авария булган. Якынрак килгәч, төтен таралды. Ак машинаны йөртүче хатын салоннан чыгып, арткы утыргыч ягына килгәнен күрдек. Без соңыннан гына аңлап алдык - анда балалар утыра иде. Шул чакта иномаркага йөк машинасы якынлаша башлады. Төтен таралу юнәлеше аркасында, без аварияне күрәбез - ә йөк машинасын йөртүче күрми. Без фура йөртүчесен акламыйбыз, тик бу - факт", - дип язган Татьяна.

Аның сүзләренчә, балалары янына барган машина йөртүче хатын фураны күреп ала. "Йөк машинасы аның балалары утырган иномарка өстенә очып килә. Бу хатын зур машинаны туктатмакчы булып, фура каршысына ташланды", - дип яза ул.

"Белмим, ничек аңлыйсыздыр, тик сез бу урында булсагыз, фаҗигане күрсәгез, сез бу хатынның бердәнбер дөрес карар кабул итүен аңлар идегез. Фура хатынга бәрелгәч, бераз булса да тизлеген киметте. Ул хатынны сул яктагы алгы тәгәрмәче белән таптап узды, арткы тәгәрмәчләре белән тормозлады", - дип яза Татьяна.

Шулай да фура балалар утырган иномаркага да бәрелә. Ләкин бу вакытта аның тизлеге кимегән була инде. Фура җиңел машинаның багажнигын изә.
Татьяна һәм башка шаһитлар имгәнгән балаларны салоннан чыгарырга ярдәм итә.

Авария турында өлкә буенча Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән "Вести" каналы да хәбәр итте. Алтай өлкәсендәге авариядә 33 яшьлек хатын һәлак булды, аның өч баласы хастаханәдә дәвалана, дип аңлатканнар ведомствода. 

“Ак "Форд" машинасына утырган Юлия Сатарова өч баласы белән туганнарына кунакка баруы була. Ул авариягә очрый. Салоннан чыккач, үз машинасы өстенә зур тизлектә килүче фураны күреп ала. Зур йөк машинасын туктатырга сигнал бирү өчен, каршыга чаба. Ләкин юлны төтен баскан, күз күреме начар була. "Скания" белән идарә итүче ир-ат Юлияне абайламый кала. Шулай итеп хатын һәлак була. Аның өч баласы имгәнә, аларны хастаханәгә озаталар", диелә бу хәбәрдә.

"Вести" каналы фаҗига урыныннан кадрларны да күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100