Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фура берничә машинаны бәрдереп киткән авариядә танылган җырчы һәлак булган - видео

Зур тизлектә килгән фура берничә машинаны бәрдереп, юл кырыена төшергән.

news_top_970_100
Фура берничә машинаны бәрдереп киткән авариядә танылган җырчы һәлак булган - видео
Танылган опера җырчысы, 49 яшьлек баритон Михаил Луконин Псков өлкәсендә юл һәлакәтендә үлгән. Ул җимерелеп беткән машинада кысылып калган. Җырчының машинасы светофорда торганда, аңа йөк машинасы килеп бәрелгән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Телеканал бер машинаның арткы тәрәзәсеннән төшергән кадрлар күрсәтте.
  • Михаил Луконин репертуарында сигез телдәге 800гә якын әсәр бар.
Авария шаһиты булган кешеләр арасында табиб та булган. Ул җырчының муены сынганын, кузгатырга ярамаганын әйткән. Луконин "ашыгыч ярдәм" килгәнче җан биргән. Аның Полина исемле кызы ятим калган.

Фура Псков-Санкт-Петербург трассасы буйлап килгән. Бу машина зур тизлектә барган килеш, Михаил Луконин утырган "Тойота"га бәрелгән. Көчле бәрелүдән соң, иномарка юл кырыена төшкән. Фура исә тагын берничә машинага бәрелгән. Алар да юл кырыена төшеп киткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

Фура йөртүчесе исән калган. Бу вакыйгадан анда шок халәте булган. Ул сорауларга да төгәл җавап бирә алмаган. Йокыга киттем, игътибарымны югалттым, документлар актардым кебек берничә төрле сәбәп әйткән. Аның белән полиция эшли.

Авариядә җимерелгән тагын бер машинада баручы гаилә исән калган. Бәхеткә, алар барысы да исән-сау. Бу машинада бала да булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100