Филармониядә матча җимерелеп төшү сәбәпле, артистлар имгәнгән

5 декабрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Рамил Гали
Гадәттән тыш хәл зур залда репетиция вакытында килеп чыккан.

4 декабрьдә Башкортстан дәүләт филармониясе бинасында көндезге икеләр тирәсендә гадәттән тыш хәл булган. Сәхнәдәге матча җимерелеп төшкән. Филармониянең дүрт хезмәткәре имгәнгән. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Агентлыкның үз чыганагы сөйләгәнчә, ике кешене Уфадагы 22 нче хастаханәгә илткәннәр. Аларга табиблар ярдәм күрсәткән һәм өйгә кайтарып җибәргән. Тагын ике кешене стационарда дәвалау өчен алып калганнар.

«Вакыйга зур залда репетиция вакытында килеп чыкты. Хор артистлары имгәнде. Алар Абдулла Солтаонов концертына әзерләнә иде. Җитди травмалар юк. Репетиция дәвам итте», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Фикерләр








Хәвеф-хәтәр

Депутат 8 яшьлек баланы бәрдереп үтергән

Ставрополь өлкәсенең Нефтекум шәһәр округы депутаты Иван Киц Toyota Land Cruiser Prado автомобилендә юл аркылы чыгып барган малайны таптата. Фаҗига депутатның үз округында - Нефтекум районы Ачикулак авылында була.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2018 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла