Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фаҗига: дүрт сабый бала янып үлгән

Янгын килеп чыгуда гаепле кешегә дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

news_top_970_100
Фаҗига: дүрт сабый бала янып үлгән

Тула шәһәрендәге торак йорт фатирында янгын вакытында дүрт бала һәлак булган, бер хатын пешкән. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

21 ноябрьдә кичке якта Гарнизонный проезд урамының бер йортындагы фатирда янгын чыга. Бу вакытта фатирда булган дүрт бала янып үлә. Тагын бер хатын-кыз пешә. Бу турыда агентлыкка экстрен хезмәтләрдәге чыганагы сөйләгән.

Фатир тулысынча янып бетә. Фаҗигадән соң тикшерүчеләр «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китергән өчен» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Бу маддә буенча гаепле кешегә дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Тула өлкәсе буенча Тикшерү комитеты мәгълүматы буенча, һәлак булган балалар кече яшьтә. Алар белән өйдә бер хатын-кыз да була.

Фаҗига сәбәпләрен ачыклау өчен судмедэкспертиза, янгын-техник экспертизасы чаралары билгеләнгән.

Агентлыкка Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иткәнчә, пешкән хатынны хастаханәгә китергәннәр дигән мәгълүмат әлегә ачыклана.

Тула администрациясе башлыгы Евгений Авилов янгынның биш катлы йортның беренче катында чыгуын әйткән.

«Бу подъездның беренче катындагы фатирларда электричествоны сүндердек. Шулай ук янган фатирда торган газ торбасын да өздек. Югары катлардагы фатирларда газ торбасы юк. Төзәтү эшләре иртән башланачак. Йортның башка фатирларында электричество, җылылык, газ бирү гадәти режимда эшли», — дип сөйләгән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100