Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәбәрсез югалган ир белән хатын һәм аларның бер яшьлек баласы ике көннән табылган

Хәбәрсез югалган ир белән хатын һәм аларның бер яшьлек баласы ике көннән табылган

news_top_970_100
Хәбәрсез югалган ир белән хатын һәм аларның бер яшьлек баласы ике көннән табылган
Томск өлкәсендә бер яшьлек бала, аның әтисе һәм әнисе эзсез югала. Аларны полиция һәм коткаручылар эзли. Бу турыда төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.


26 октябрьдә өч кешелек гаилә Томск шәһәреннән Верхнекет районының Ак Яр авылына таба чыгып китә. 28 октябрь иртәсенә кадәр 37 яшьлек ир-ат, аның 34 яшьлек хатыны һәм 1 яшьлек улы турында бер хәбәр дә булмый. Алар 26 октябрьдә туганнары белән соңгы тапкыр элемтәгә чыга.

Томскта яшәүче кешеләрне эзләүдә янгын-сүндерү коткару хезмәте, оператив катнаша. Аларны Колпашев, Молчанов, Верхнекетский районнарында эзлиләр. Гаиләне эзләүгә "Лиза.Алерт" волонтерлары да кушыла.

Бүген иртән аларны таптылар.

"Югалган гаиләне полиция хезмәткәрләре Молчанов районының Суйга авылыннан Ак Яр бистәсенә таба барга торган юлда тапты. Алар Верхнекет районының Нибега авылы тирәсендә иде", - дип хәбәр итте коткаручылар.

Югалган гаиләнең танышлары социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, алар паромны булап, ялгыш башкасына утырганнар. Кәрәзле элемтә эшләмәү сәбәпле, ялгыш башка паромга утырып киткәннәрен дә шалтыратып әйтә алмаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100