Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Евгений Осинның каберен мәсхәрәләгәннәр - видео

Евгений Осинның каберен мәсхәрәләгәннәр - видео

news_top_970_100
Евгений Осинның каберен мәсхәрәләгәннәр - видео
Мәскәүнең Троекуровский зиратында мәрхүм җырчы Евгений Осин каберен мәсхәрәләгәннәр. Әлеге урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте.

Вандаллар кабер өстендәге хачны, венокларны яндырган, кабернең коймасын җимереп ташлаганнар, табличканы ватканнар.

Җырчының 12 яшьлек кызы зиратка килгәч, шушы хәлне күреп алган. 
 
 

Евгений Осинның кызы Елена Годунованың адвокаты Сергей Воронов канал хәбәрчеләренә әлеге вакыйга турында сөйләгән.

Адвокат сүзләренчә, зират сакчылары кабернең мәсхәрәләнгән булуын күргән, тик нигәдер полициягә хәбәр итмәгәннәр.

"Веноклар янып беткән, кабер янында веноктан калган бер чәчәк ята, кабер коймасының тимер рәшәткәләре дә юкка чыккан. Кабер эчкә таба убылып төшкән", - дип сөйләгән Воронов.

 
  • Евгений Осин былтыр ноябрь аенда вафат булды. Аңа 54 яшь иде. Җырчның йөрәге туктаган. Аның мәетен апасы Альбина тапкан. туганы элемтәгә чыкмый башлагач, Альбина чаң суга тотына. Ул Евгенийның Мәскәүдәге фатирына килә һәм ашыгыч ярдәм чакыра. Тик табиблар килгәндә, Евгений Осин үлгән була.
Андрей Малахов мәрхүм җырчыга багышлап тапшыру эшләде. Бу тапшыруда Евгений Осин вафат булгач, аның мәетен бер тәүлек узгач кына тапканнар, дип сөйләделәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100