Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эштә хәле киткән яшь кыз өч литр канын югалтып, могҗиза белән генә исән калган

Табиблар кызның йөкле булуын, яралгының дөрес урнашмавын ачыклаган.

news_top_970_100
Эштә хәле киткән яшь кыз өч литр канын югалтып, могҗиза белән генә исән калган
Ноябрьск шәһәрендә яшь хатын өч литр канын югалтып, табиблар ярдәмендә могҗиза белән генә исән калган. Бу турыда "Вести Ямал" агентлыгы хәбәр итте.

Кыз ялга җыена торган булган. Ләкин хәзер аңа табиблар күзәтүендә яшәп торырга туры киләчәк. Эштә вакытта кызның хәле киткән. Әмма ул "ашыгыч ярдәм" чакырудан баш тарткан. Бары тик аңын югалткач кына, хезмәттәшләре табиблар чакырган. Хастаханәгә килгәндә, кызның хәле бик катлаулы булган.

Соңрак бу кызның йөкле булуын, тик яралгының аналыктан читтә урнашуын ачыклаганнар. Шулай итеп кыз операция өстәленә эләккән. Ул өч литр канын югалткан. Бар тик табибларның осталыгы аркасында, могҗиза белән генә исән калган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100