Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Энесен кочаклаган да, яланаяк чыгып чапкан": Нәни малай янгында батырлык күрсәткән

"Энесен кочаклаган да, яланаяк чыгып чапкан": Нәни малай янгында батырлык күрсәткән

news_top_970_100
"Энесен кочаклаган да, яланаяк чыгып чапкан": Нәни малай янгында батырлык күрсәткән
23 майда Тамбов шәһәренең Мәскәү урамындагы бер йортта янгын башлана. Шуннан соң ут ике йортны берьюлы чолгап ала. Бу турыда Тамбов телевидениесе сайты хәбәр итте.

Янгын сүндерүчеләр урынга бик тиз килеп җитә һәм ярты сәгать эчендә утны сүндерәләр. Шулай да, коткаручылар килгәндә янгын чардакны, ишегалдындагы корылмаларны, өй янындагы җиңел машинаны, торак биналарны да чолгап алган була. Аларга шактый зыян килә.

Коткаручылар фикеренчә, бу тирәдә корылмалар бик тыгыз урнашу эшне катлауландыра. Өстәвенә, көч җил дә исә. 

Бу фаҗигадә иң төп герой нәни Ваня була. Аның геройларча гамәлләрен бөтен күрше-тирә сөйли.

"Мин тавышлар ишеттем, бик эссе иде. Урамга чыксам, сарай янып ята. Тизрәк өйгә кереп энемне алдым. Мин аны кочаклап күтәрдем дә яланаяк килеш чыгып чаптым", - дип сөйли батыр малай Иван Виноградов.

Янгын килеп чыгу сәбәпләрен хокук саклау органнары тикшерә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100