Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Тихий Дон" фильмында Аксинья ролен башкарган Элина Быстрицкая вафат

"Тихий Дон" фильмында Аксинья ролен башкарган Элина Быстрицкая вафат

news_top_970_100
"Тихий Дон" фильмында Аксинья ролен башкарган  Элина Быстрицкая вафат
СССРның халык артисты, театр һәм кино артисты Элина Быстрицкая бүген 91 яшендә вафат булган. Бу турыда Кече театрның матбугат хезмәтенә сылтама белән НТВ каналы хәбәр итте.

"Элина Авраамовна вафат", - дип сөйләгән агентлык чыганагы. Соңгы елларда ул каты авырган.

Элина Быстрицкая Киевта туган. Аның әти-әнисе табиблар булган. Ул үзе дә Медицина техникумына укырга кергән, тик сугыш вакытында сәхнә белән "чирләп" киткән һәм үзешчән сәнгатьтә катнаша башлаган. Шуннан соң ул Киев театр сәнгате институтына укырга кергән. 

Элина Быстрицкая кинода беренче тапкыр 1950 елда күренә. Ул "В мирные дни" фильмында төшә. 1950 елларда "Тихий Дон", "Добровольцы" фильмнары аша дан казана. Шолохов әсәре буенча төшерелгән данлыклы "Тихий Дон" киносында Аксинья роле белән тамашачының күңеленә үтеп керә. Режиссер Герасимов Аксинья роленә актрисаны ярты ел сайлаган, Нонна Мордюкованы раслаган да булган. Михаил Шолохов исә Элина Быстрицкая кандидатурасын яклаган һәм бары тик аны гына шушы ролендә күрергә теләвен белдергән. 

1958 елдан бирле Элина Быстрицкая Кече театрда эшләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100