Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елга аша салынган автомобиль күпере җимерелеп төшкәндә ике кеше югалган - видео

Елга аша салынган автомобиль күпере җимерелеп төшкәндә ике кеше югалган - видео

news_top_970_100
Елга аша салынган автомобиль күпере җимерелеп төшкәндә ике кеше югалган - видео
Кытайның көнчыгышында урнашкан Хэюань шәһәрендә автомобиль күпере ишелеп төшкән. Һәлакәттән соң ике кеше хәбәрсез югалган. Бу турыда Sohu.com сайтына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Гадәттән тыш хәлне күзәтү камералары төшереп алган. 



47 ел элек төзелгән күпернең ике аралыгы 14 июньдә төнге икеләр тирәсендә җимерелгән. Видео кадрларыннан күренгәнчә, конструкция җимерелгән вакытта күпердән ике машина бара. Бер машина йөртүчесен коткаралар, аның пасажирын һәм икенче машина йөртүчесен әлегә кадәр таба алмаганнар.

"Автомобиль суга төшеп киткәч, күпер кисәкләре машина тәрәзәсен вата. Машина бик тиз бата башлый. Мин иминлек каешын ычкындырып өлгердем. Минем белән бара торган хатынны да ычкындырырга тырышып карадым, ләкин булдыра алмадым. Ул аңын югалткан иде", - дип сөйли судан йөзеп чыга алган ир-ат.

Дунцзян елгасы аша күперне 1972 елда төзегәннәр. Ул 420 метр озынлыкта. Гыйнвар аенда аның конструкцияләрен ныгыту эшләре башланган. Ләкин биредә яңгырлар күп яуганга, күпер баганалары су агымы басымына чыдый алмаган, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100