Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Электрон тәмәке тартканнан соң, йөзләп кеше хастаханәгә эләккән

Электрон тәмәке тартканнан соң, йөзләп кеше хастаханәгә эләккән

news_top_970_100
Электрон тәмәке тартканнан соң, йөзләп кеше хастаханәгә эләккән
Американың ундүрт штатында билгесез авыруның 94 очрагы теркәлгән. Бу авыру электрон тәмәке тартканнан соң килеп чыккан булуы ихтимал. Авыруларның кайберләрен интенсив терапия бүлегенә салганнар, кайберләренә үпкәләрен ясалма җилләтү кирәк булган. Бу турыда The Washington Post басмасына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Хастаханәгә китерелгән кешеләрнең сулыш алуы кыенлашкан, күкрәк читлеге авырта, йөрәк тибеше ешайган, температурасы күтәрелгән, алар йөткерә.

Авырый башлар алдыннан, бу кешеләр электрон тәмәке тарткан. Табиблар фаразлаганча, бу вакыйга вейпларның зыянлы булуын күрсәтүче тагын бер дәлил булып тора.

Галимнәр фикеренчә, бу - медицинада әлегә билгеле булмаган яңа авыру булырга мөмкин. Аның билгеләре турында белешмәне башка хастаханәләргә дә таратканнар. Зыян күрүче кешеләр саны артуы ихтимал, диелә бу хәбәрдә. 


Россиядә тәмәке тартудан ел саен 400 меңләп кеше үлә. Бу турыда Россия Дәүләт Думасы рәисенең Мәгариф һәм фән буенча урынбасары, Россиянең элеккеге баш санитария табибы Геннадий Онищенко сөйләгән иде. Аның сүзләренчә, тәмәке тартучы һәр кеше гомерен ун елга кыскарта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100