Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Елаган өчен, әти кеше бер айлык кызны бала тудыру йортына илтеп ташлаган

Елаган өчен, әти кеше бер айлык кызны бала тудыру йортына илтеп ташлаган

news_top_970_100
Елаган өчен, әти кеше бер айлык кызны бала тудыру йортына илтеп ташлаган
11 майда Вологда шәһәрендә бер ир-ат яңа туган сабыен бала тудыру йорты ишек төбенә илтеп ташлаган. Сабыйга бер ай булган. Бу турыда Россия Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Бер айлык кыз баланы ишек төбендәге баскычта табып алганнар. Бала һава торышына карап киендерелгән, тамагы тук һәм сәламәт булган. Хастаханә табиблары бу вакыйга турында полициягә хәбәр иткән. 

Соңрак ачыкланганча, бала югалгач, бу ир-атның хатыны полициягә мөрәҗәгать иткән булган. Вакыйга көнендә хатын баласын ире белән өйдә калдырып тора. Үзе кызына коляска алырга дип кибеткә чыгып китә. Әни кеше кайтканда, өйдә әтисе дә, кызы да булмый. 

Полиция бу гаиләнең яшәү шартларын тикшергәннән соң, сабый кызны анасына кайтара. Ә әти кеше дүрт көн узгач кына табыла. Ул 15 майда полициягә килеп, гаебен таный. Үз кызын бала тудыру йорты ишек төбенә ташлап китүен сөйли.

Әти кеше сүзләренчә, сабый каты елый. Үзе исә бу арада аракы эчә. Шуннан соң баланы хастаханәгә илтеп ташлаудан да яхшы ысул тапмый. Ул үз гаебен таныгач, өенә кайтырга куркып йөри. Дүрт көннән соң гына полициягә килә. Бирегә килгәндә ир-ат исерек була.

Баласын ташлап калдырган атага карата җинаять эше ачылган. Аны сак астына алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100