Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Екатеринбургта торак йортта шартлау булган - видео

Екатеринбургта торак йортта шартлау булган - видео

news_top_970_100
Екатеринбургта торак йортта шартлау булган - видео
10 апрельдә иртәнге якта Екатеринбург шәһәрендә 17 катлы торак йортта фаҗига булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте. 

"Анатолий Мехренцев урамындагы йорттагы бер фатирда шартлау була. Төбәк буенча прокуратура вәкилләре тарттырылган түшәм куйганда фаҗига килеп чыккан дип фаразлый", диелгән бу хәбәрдә.     

E1.ru порталы хәбәр иткәнчә, башка версияләр дә бар. 15 каттагы бер фатирда самогон аппараты шартлаган булуы ихтимал.

Екатеринбург буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, фатирда янгын 30 квадрат метр мәйданга таралган. Йорттан 20 кешене, шул исәптән 8 баланы эвакуацияләгәннәр. 

Башлангыч мәгълүмат буенча, ике кеше имгәнгән. Ир белән хатынны хастаханәгә озатканнар. 

Фаҗига сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклаячак.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100