Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Егете янына ял итәргә киткән Уфа кызы Грециядә кунакханәдә үлгән

Егете янына ял итәргә киткән Уфа кызы Грециядә кунакханәдә үлгән

news_top_970_100
Егете янына ял итәргә киткән Уфа кызы Грециядә кунакханәдә үлгән
Грециянең Афина шәһәрендәге бер кунакханәдә 25 июньдә хатын-кыз мәете табыла. Ул тумышы белән Уфа шәһәреннән Альмира З. булып чыга. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Альмира үлгәч, аның үлеме турында өч көннән соң гына хәбәр иткәннәр. Бу турыда социаль челтәрләр кулланучылар яза.

"Ни өчен Греция полициясе Консуллыкка шунда ук хәбәр итмәгән, ни өчен әти-әнисе яки туганнары белән элемтәгә чыкмаганнар? Сораулар күп, җаваплар юк. Без аның әнисен таптык, бөтен дусларына да хәбәр иттек. Ниһаять бүген дипломатлар белән элемтәгә чыктык. Аның документлары кайда булуын белештек, мәете кайда икәнен ачыкладык. Сорау туды: кызны ничек итеп өйгә кайтарасы? Баласын югалткан анага хушлашу мөмкинлеген ничек тудырасы? Без Грециядәге җирләүләр бюросы белән элемтәгә чыктык. Альмираны Уфага алып кайту кимендә 4000 евро тора. Аның әнисе бу сумманы күтәрә алмый", диелә хәбәрдә.

Мәрхүмәнең дусты Гөлнара Г. белән "Башинформ" хәбәрчесе аралашкан. Ул Альмираның беркайчан да сәламәтлегенә зарланмавын әйтә, аның белән бар да тәртиптә иде ди. Альмира инсульттан үлгән, диелә бу хәбәрдә.

"Ул Грециягә егете янына ял итәргә китте. Шундый бәхетсезлек чыкты. Альмира бик ачык, матур кыз иде. Аның дуслары да күп. Хәзер алар шалтырата, борчылалар. Соңгы вакытта ул Мәскәүдә яши иде. Фатир арендалап торды. Уфада аның карт әнисе яши. Ул әле бу фаҗигане аңлый да алмый. Ул бик кайгыра. Без - Альмираның дуслары мәетне алып кайту өчен акча җыярга ярдәм итәбез. Страховка буенча төгәл мәгълүмат юк. Ул тур алып китмәгән. Страховкасы булгандыр дип өметләнәбез, Ул чыгымнарны капларга җитәр", - дип сөйләгән Гөлнара.

Уфада Альмираның әнисе, кече һәм олы абыйлары бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100