Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дюна" төркеме солистларына икесенә берьюлы куркыныч диагноз куйганнар

Наталья Сенчукова һәм Виктор Рыбин икесе дә бертөрле авырудан интегә.

news_top_970_100
"Дюна" төркеме солистларына икесенә берьюлы куркыныч диагноз куйганнар
"Дюна" төркеме солистлары - ирле-хатынлы Наталья Сенчукова һәм Виктор Рыбин яман шештән интегә. Алар бу хакта НТВ каналында "Секрет на миллион" тапшыруында үзләре сөйләде. 

Башта бу гаилә авыру турында беркемгә дә әйтми яши. Артистлар җитди дәвалана. Нурлы терапия курсын алар икесе дә узган инде. Хәзер исә алар авыру турында сөйләргә карар кылган. 


Тән тиресе рагы белән башта Наталья авырый башлый. Аның аягында тап барлыкка килә. Артист тапны майлар белән дәвалап карый. Шуннан соң Викторның йөзендә тап чыга. Табиб исә косметологка барып, тапны лазер белән бетерергә тәкъдим итә. Виктор тапны ике тапкыр бетертә. 

Биоматериалны беркем дә тикшерүгә җибәрми. Соңрак кына тапның сәбәбен ачыклау өчен, лаборатор тикшерү билгелиләр. Рыбин белән Сенчукова Италиядә ял итеп ятканда, аларның икесендә дә тән тиресе рагы дигән диагнозны хәбәр итәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100