Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диванга ут төртеп, үз әтисен яндырган адәмне нинди җәза көтә?

Бу кеше әтисенә ут төрткән һәм чыгып качкан.

news_top_970_100
Диванга ут төртеп, үз әтисен яндырган адәмне нинди җәза көтә?
Ульяновскида үз әтисен яндырган ир-атны 11 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Бу турыда Ульяновск Прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Ир-атның мәетен фатирда янгын сүндергәндә тапканнар. Бу кеше улы белән бергәләп спиртлы эчемлекләр эчеп утырган. Шуннан алар талашып киткән. Улы әтисе утырган диванга спиртлы сыеклык сипкән һәм зажигалка ярдәмендә ут төрткән. Шуннан соң малай чыгып качкан.

Суд атасын яндырган улын үтерүдә гаепле дип тапкан һәм 11 елга каты режимлы колониягә озаткан, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100