Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диетада утырган хатын бер яшьлек баласын ач тоткан

Петербургта табиблар 1 яшьлек баланы исән калдыру өчен тырыша. Ул ач тору сәбәпле бик нык ябыккан. Бу турыда Санкт-Петербург буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итте.

news_top_970_100
Диетада утырган хатын бер яшьлек баласын ач тоткан
1 яшьлек ир баланың 25 яшьлек әнисе үзе 1 ел бик кырыс диетада утырган. Баланы да тәүлегенә өч тапкыр гына имезгән. Хатын үзе солы ярмасын гына ашап торган. Ярманы да балык сөякләреннән кайнаткан шулпада гына пешергән, вегетариан булган диелгән әлеге хәбәрдә.

Балага бер ай булуга ук аның үсмәвен ачыклаган табиблар борчыла башлый. Әти-әнисенә киңәшләрен әйтәләр, әмма тегеләре диетаны ташламый. Бу гаиләне күзәтүгә алалар. Сентябрь аенда килгәч, баланың авыр хәлдә икәнен күреп, хастаханәгә алып китәләр һәм полициягә хәбәр итәләр. Бу хакта "Российская газета" яза.

Баланы 8 сентябрьдә хастаханәгә озатканнар. Ул ябыгып беткән була. Малайны табиблар инде бер атна чамасы тәрбияли. Ул дүрт көн реанимациядә яткан. Бу анага карата "Баланы куркыныч шартларда калдыру" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Хатынга карата гаепләү белдерү мәсьәләсе хәл ителә диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100