Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Диңгездәге дулкыннар туристлар ял итә торган комлыкка сыер үләксәләре чыгарып ташлаган

Диңгездәге дулкыннар туристлар ял итә торган комлыкка сыер үләксәләре чыгарып ташлаган

news_top_970_100
Диңгездәге дулкыннар туристлар ял итә торган комлыкка сыер үләксәләре чыгарып ташлаган

Көчле дулкыннар Канар утраулары янындагы су буйларына һәм комлыкларга сыер үләксәләре чыгарып ташлаган. Тенериф дип аталган комлыкта ял иткән туристлар шул хакта сөйләгән. Бу турыда The Sun басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте.

Ике ир-ат Эль Медано шәһәре янында диңгез яры буйлап йөзеп бара. Шул чакта алар сыер үләксәсенә бәрелә. Гидроцикллар ярдәмендә сыерны ярга алып чыгалар һәм чүплеккә илтеп ташлыйлар.

Тагын бер очрак Гранадилья-де-Абона шәһәре янында була. Тенериф һәм Гомер утраулары арасында да үләксәләр табыла.

Соңыннан ачыкланганча, тере сыерларны Көньяк Америкадан алып кайтып килгәннәр. Юлда хайваннар үлгәч, аларның үләксәсен диңгезгә генә ташлап калдырганнар. Бортта сасы ис чыкмасын өчен, үләксәне суга салганнар. 

Транспортлау вакытында һәлак булган хайваннар гади чүп булып санала икән. Закон буенча, бу үләксәләрне яндырып, якындагы портка тапшырырга тиеш булганнар.

Быел ел башыннан Франциянең Атлантика ярларында дельфин үләксәләре дә күпләп очраган. Биредә 600ләп дельфин табылган. Аларның күбесенең сөякләре, койрыклары сынып беткән, тиреләрендә тирән яра эзләре булган. Дельфиннар балыкчыларның ятьмәсенә эләгеп имгәнгән, дип фаразлыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100