Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутатлар да елый: депутат улын биш елга төрмәгә утырттылар

Казанда суд бюджет акчасын законсыз үзләштерүчеләргә карата хөкем карары чыгарды.

news_top_970_100
Депутатлар да елый: депутат улын биш елга төрмәгә утырттылар
Казан шәһәре Киров районы суды бюджет акчасы белән бәйле мошенниклык кылуда гаепләнүчеләргә хөкем чыгарды. Алар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Рыбушкин улы Алексей Рыбушкин да бар.

Аның, башкарма комитетның хокукый идарәсенең торак законнары мәсьәләләре буенча бүлек башлыгы Леонид Ляпахин һәм мәдәният идарәсенең муниципаль заказ һәм юридик бүлек группасы башлыгы Альберт Мөхетдиновның 74 миллион сум күләмендә бюджет акчасы урлауда гаепләре расланган.

Тикшерү версиясе буенча, ялган килешүләр төзеп, башкарма комитетның, янәсе, ниндидер башкарылган эшләр буенча юридик яки физик затлар алдында бурычлары булуы күрсәтелгән. Әлеге юл белән 74 млн сум акча үзләштерелгән.

Алексей Рыбушкин гомуми режимдагы колониягә 5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән, һәм аңа 2 миллион сум күләмендә штраф билгеләнгән. Ляпахинга 3 ел 6 ай рәшәткә артында утырырга туры киләчәк, һәм ул 800 мең сум күләмендә штраф түләячәк. Мөхетдинов гомуми режимдагы колониягә 3 елга озатыла, һәм аңа 500 мең сум штраф билгеләнгән. Өстәвенә, фигурантлар барысы да 2,5 ел дәүләт структураларында эшләү хокукыннан мәхрүм.

"Татар-информ"га шәхси чыганакларыннан билгеле булганча, суд карарына карата аппеляцион шикаять бирү мәсьәләсе суд карарын һәм суд утырышы беркетмәсен өйрәнгәннән соң хәл ителәчәк.



Николай Рыбушкин
































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100