Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Депутат 8 яшьлек баланы бәрдереп үтергән

Ставрополь өлкәсенең Нефтекум шәһәр округы депутаты Иван Киц Toyota Land Cruiser Prado автомобилендә юл аркылы чыгып барган малайны таптата. Фаҗига депутатның үз округында - Нефтекум районы Ачикулак авылында була.

news_top_970_100
Депутат 8 яшьлек баланы бәрдереп үтергән
Ставрополь крае юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары хәбәр иткәнчә, 8 яшьлек бала апасы белән юлны аркылы чыкмакчы булган. Кыз юл читендә туктап кала, ә малай юлны йөгереп чыкмакчы була һәм машина астына барып керә. 

Депутат Иван Кицка карата җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә РИА Новости. Аңа 32 яшь. Фаҗига вакытында ул аек була, әмма юл хәрәкәтен даими рәвештә бозган.

Депутат бәрдергән баланың башына зыян килгән. Ул фаҗига булган урында ук һәлак була. 

Иван Киц юл йөрү кагыйдәләрен бозуда гаепләнә. Җинаять кодексының 264 маддәсендә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Иван Киц "Бердәм Россия" фиркасеннән, "Киц" дип аталган агрофирманың генераль директоры. Аның туганы - Ставрополь крае депутаты, Иван Кицның тулы адашы - шулай ук Иван Киц исемле. 

Фото: http://bloknot-stavropol.ru






Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100