Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"ДДТ" төркеме лидеры Юрий Шевчукның әнисе Фәния ханым вафат

"ДДТ" төркеме лидеры Юрий Шевчукның әнисе Фәния ханым вафат

news_top_970_100
"ДДТ" төркеме лидеры Юрий Шевчукның әнисе Фәния ханым вафат
8 августта Уфа шәһәрендә "ДДТ" төркеме лидеры Юрий Шевчукның әнисе Фәния Әкрамовна Гәрәева-Шевчук вафат булган. Аңа 94 яшь иде. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе җырчының якыннарына сылтама белән хәбәр итте.

Юрий Шевчук әнисен соңгы юлга озатырга Башкортстанга кайткан. "Мәрхүмәне якын арада шәһәрнең  Көньяк зиратына җирлиләр", диелә бу хәбәрдә.  

Фәния Гәрәева-Шевчук 1925 елның 20 маенда туган. Ул Башкортстан педуниверситетында укытучы булып эшләгән. Аннары Юрий Шевчук та шунда укыган. Ул медальләр һәм мактау билгеләр белән бүләкләнгән. Соңгы елларда Фәния ханым Уфада яшәгән. 

РИА Новости язуынча, 10 августта Уфадагы Октябрь революциясе урамындагы чиркәүдә озату чарасы булачак.

Җырчының әтисе Юлиан Сосфенович алты ел элек вафат булган иде. Фәния Әкрамовна гомере буе Уфада яшәде. Юрий Шевчук әнисен бик яратуын һәм сәнгатьнең әнисеннән бирелүен сөйли иде.

Юрий Шевчукның әтисе - украин, әнисе татар кызы. Җырчының бабайсының әтисе мулла булган. Ул Совет властен кабул итмәгән өчен атып үтерелгән.

Шевчукның бабайсы Әкрам да мәдрәсә тәмамлаган мулла. Җырчы бер интервьюда бабайсының Коръәне үзенә мирас булып күчүен әйткән иде. Җырчы православие һәм ислам арасында бәргәләнгән, әмма рус мохитында тәрбияләнү сәбәпле, ахыр чиктә православиене сайлавын әйткән. "Барлык юллар да Аллага илтә", - дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100