Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүртенче каттан егылып төшә язган баланы анасы коткарып калган – видео

Дүртенче каттан егылып төшә язган баланы анасы коткарып калган – видео

news_top_970_100
Дүртенче каттан егылып төшә язган баланы анасы коткарып калган – видео
19 июньдә Колумбиянең Медельина шәһәрендә өч яшьлек малай дүртенче каттан егылып төшә язган. Бәхеткә, анасы куркынычны бик тиз абайлап алып, баласын коткарып калган. Бу мизгелне күзәтү камерасы төшереп торган. Әлеге кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 

"Малай имгәнмәде. Аның травмалары да юк, бу шаккаткыч", - дип сөйләгән бинадагы компаниянең менеджеры. Видео кадрларында яшь ана һәм аның баласының лифттан чыкканы күренә. Алар иң соңгы - дүртенче катта коридорга чыгалар. Бала анасының кулыннан ычкына һәм баскыч култыксасына таба китә. Баскыч янына басып беренче катны күзәтеп була. Бала шунда чүгәли һәм тигезлеген югалта, ул егыла. 

Нәкъ малай егылган урында култыксаның металлдан эшләнгән берничә өлеше булмый. Биредә чын мәгънәсендә тишек ясалган һәм бала нәкъ шуның каршына егылган. 

Баласы егылганын хатын мизгел эчендә абайлап ала һәм улына ябыша. Бәхеткә, ул баласын тотып кала. Малай бик нык курыккан, имгәнмәгән. 

Шәһәр хакимияте бинаның хуҗасына куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә йөкләмә биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100