Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт кеше һәлак булган коточкыч аварияне регистратор төшереп алган

Дүрт кеше һәлак булган коточкыч аварияне регистратор төшереп алган

news_top_970_100
Дүрт кеше һәлак булган коточкыч аварияне регистратор төшереп алган
1 ноябрьдә кичке якта Самара өлкәсенең Волжский районында коточкыч авария була. Бу мизгелләрне шаһитларның видеорегистраторы төшереп ала. "Вести" каналы шул кадрларны күрсәтте.
 
Toyota Land Cruiser Prado машинасы узарга чыга һәм каршы як полосага күчә. Шунда ул "Лада Гранта" автомобиле белән кара-каршы бәрелешә.



"Лада" юл кырыена таба китәргә тырышып карый, тик Land Cruiser да шул якка күчә. Шулай итеп бәрелешү килеп чыга. 
 
Төбәк полициясе хәбәр иткәнчә, фаҗигадә дүрт кеше һәлак була. Land Cruiser йөртүчесе, "Лада" салонындагы өч кеше урында үлә. Авариядә 13 яшьлек кыз бала гына исән кала. Хәзер ул авыр хәлдә хастаханәдә ята.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100