Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Дүрт баласы ятим калды": Өч кешене янгыннан алып чыккан район башлыгы һәлак булган

"Дүрт баласы ятим калды": Өч кешене янгыннан алып чыккан район башлыгы һәлак булган

news_top_970_100
"Дүрт баласы ятим калды": Өч кешене янгыннан алып чыккан район башлыгы һәлак булган
Смоленск өлкәсенең Холм-Жирковский районы башлыгы Олег Макаров янгын вакытында ике баланы коткарган, үзе һәлак булган. Бу турыда "Комсомольская правда" сайты хәбәр итте. 

Фаҗига 8 ноябрьдә кичке сигез тирәсендә була. Олег Макаров йортыннан юл аша урнашкан ике фатирлы өйдә янгын чыга. Район башлыгы ярдәмгә ташлана. Ул бәла килгән гаилә башлыгына өйдән хатынын, ике кызын алып чыгарга ярдәм итә. Үз исә төтен исен иснәп, агулана. Аны тиз арада хастаханәгә озаталар. Ләкин соң була. Олег Макаров хастаханәнең кабул итү бүлегендә үлә. 

Янгын чыккан йортта яшәүчеләр имгәнми. Корылма да, барлык мал-мөлкәт тә янып бетә. Янгын сәбәпләрен белгечләр ачыклый. 

Холм-Жирковский мэрының дүрт баласы һәм хатыны бар.

Өлкә башлыгы Алексей Островский фаҗига турында белгәч, мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашкан. "Бик яхшы кеше иде. Бик шәп башлык иде. Безнең өчен дә, гаиләсе өчен дә, җәмгыять өчен дә зур югалту", дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100