Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дүрт бала анасы югалган

Ике ай элек югалган 29 яшьлек ананы балигъ булмаган дүрт баласы өйдә көтә.

news_top_970_100
Дүрт бала анасы югалган
Уфа хатыны Галина Пономарева сәер генә югалган. Ул ике ай инде туганнары белән элемтәгә чыкмый. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.

"Бу - бик сәер хәл. Өйдә аны дүрт баласы көтә. Ул балаларын ташлап китә алмас иде", - дип яза хатынның туганнары социаль челтәрләрдә. Хокук саклау органнары да хатынны әлегә таба алмаган.

Галина кибеттә сатучы булып эшли. Очрашып йөри торган егете була. Хатын бу ир-ат белән бергә яшәп торуы да ихтимал, диелгән әлеге хәбәрдә.

Баштарак Галина элемтәгә чыккан. Тик соңыннан ул бөтенләй дә югалган. 10 сентябрьдә хатын банк картасын кабат ясату өчен мөрәҗәгать иткән. Тик карта әзер булгач, килеп алмаган.

Хәзерге вакытта дүрт бала анасын туганнары һәм полиция эзли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100