Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөрес куелмаган диагноз аркасында 15 яшьлек кыз үлгән

Дөрес куелмаган диагноз аркасында 15 яшьлек кыз үлгән

news_top_970_100
Дөрес куелмаган диагноз аркасында 15 яшьлек кыз үлгән
Калининград өлкәсенең Гусев шәһәрендә яшәүче 15 яшьлек кыз психик авырулар хастаханәсенә кабул ителгәндә, приемный покой бүлмәсендә үлеп киткән. Кызны анда "депрессия" диагнозы белән табиблар юллаган булган, дип яза Калининград өлкәсенең Клопс электрон газетасы.

Кызның әнисе Оксана Мартиновская журналистларга хәлнең ничек булганын тасвирлаган. Әни кеше хәзер тынычландыргыч дарулар белән генә яши. Дүрт яшьлек кечкенә кызына ул апасы еракка китте дип аңлаткан.

15 яшьлек Ангелина алты ел сәнгать мәктәбендә белем алган һәм рәссам булу турында хыялланган. Соңгы берничә ай кызның аяклары авырткан. Баштарак туганнары моны аяк сынудан калган билгеләр дип уйлаганнар, чөнки 2017 елның җәендә Ангелина аягын сындырган булган. Кыз анализлар биргән, тикшерү үткән, бар да нормада булганга хирург "Бу минем авыру түгел" дигән.

"Яңа елдан соң кызымның хәле китә башлады, йокымсырап йөрде, бераздан коса башлады", - дип сөйләгән Оксана. 

11 февраль көнне Ангелина урамда хәлсезләнгән - аягы тотмас булган, чак кына аңын җуймыйча калган. Ашыгыч ярдәм машинасы баланы район хастаханәсенә китергән, бер тәүлектән аны нейрохирургия бүлегенә күчергәннәр. 13 февраль көнне кыз аякларын тоймый башлаган. 

"Мин яныннан китмәдем - томографиягә, ФСГ, УЗИга алып бардым, бәдрәфкә кулымда күтәреп йөрттем, ашатмакчы булдым. Кызым ашамас булды, һаман косты. Бер атнада 10 килограммга ябыкты, кулын көчкә күтәрде, башын тотмас булды", - дип сөйләгән әнисе. 

Табиблар, баланы тикшергәч, ашказаны-эчәк трактында җитди булмаган тайпылышлар тапканнар. Томография организмда үзгәрешләр күрсәтмәгән.

20 февраль көнне Ангелинаның бер колагы ишетми башлаган, тавышы беткән. Кич белән хәле бөтенләй беткән, сулыш алуы авырлашкан, йөрәге нык типкән, бала йоклый да алмаган. Шәфкать туташы Ангелинага глицин биргән. Шул көнне Оксанага Ангелинаны психиатрия диспансерына җибәрәчәкләрен әйткәннәр. "Кызда авыр депрессия", - дигән табиблар. 

21 февраль көнне Ангелинаның тагын хәле беткән. Ләкин табиблар барыбер аны хастаханәдән чыгарган. Бу вакытта баланың пульсы 150, кан басымы 70 булган. 

Башка хастаханәгә күчерү өчен, ашыгыч ярдәм машинасы чакыртудан табиблар баш тарткан. Оксана, баласын таксига утыртып, психиатрия хастаханәсенә киткән. Бала ул вакытта инде утырып та тормаслык булып хәлсезләнгән.

"Мин аны күтәреп алып чыктым һәм арткы утыргычка яткырдым. Машина йөртүче безне хастаханә ишеге төбенә кадәр үк китерде, мин инвалид коляскасы эзләдем, ләкин арбаны пандустан күтәрә алмадым һәм баламны клиникага күтәреп алып кердем. Аннары машинадан әйберләрне алырга чыгып чаптым", - дип сөйләгән әнисе. 

Әни белән бала хастаханәдә берничә кабинетка кергән, аннары консилиумның карарын көтеп, озак кына утырган. Ангелина бу вакытта әнисенә: "Мине кайчан палатага кертәләр инде, хәлем калмады бит", - дип зарланган. Оксана кызын коридордагы урындыкларга яткырган, баш астына сумкасын куйган. Табиблар исә "Сезгә башка хастаханәгә барырга кирәк", - дигән. Оксана кабат такси чакырткан. 

"Баламны креслога утыртыр өчен күтәрим дип азапланганда, без бергәләп егылдык. Яныбызда торган ир-ат ярдәмгә килде. Кызымның күзенә караган идем, котым очты - баламның күзләрендә пульс кебек иде - күз алмалары бер зурая, бер кечерәя. Балам мине күрмәвен әйтте", - дип елап искә алган әнисе. 

Оксана баласын хастаханәнең авыруларны кабул итү бүлегенә алып кергән. Ангелина бу вакытта инде ярым аңсыз булган. Шәфкать туташы сәгать ярым узгач кына аларга документлар тутыра башлаган. Шуннан соң "Кызыгыз үзе имзаларга тиеш", - дип, кәгазь кисәге сузган.

"Мин баламнан кул куйдырыр өчен азаплана башладым. Утырта алмыйча интектем. Бер мәлдә карасам - баламның йөзен көзән җыерган, үзе сап-сары төскә кергән. Мин җан ачысы белән кычкыра башладым. Безнең янга кешеләр йөгереп килде, медбрат ясалма сулыш алдырта башлады", - дип сөйләгән әнисе. 

Оксананы башка бүлмәгә алып чыгып киткәннәр, балага 20 минут дәвамында йөрәгенә массаж ясаганнар. Ашыгыч ярдәм чакыртканнар, ләкин табиблар килгәндә бала инде вафат булган. 

Ангелинаны 25 февраль көнне җирләгәннәр. Үлем турында таныклыкта "левожелудочковая недостаточность", "кардиомиопатия неуточненная" диагнозлары язылган. 

Бу фаҗига буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100