Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөньяда иң бай кешеләрнең берсенең өч баласы Шри-Ланкада теракт вакытында һәлак булган

Дөньяда иң бай кешеләрнең берсенең өч баласы Шри-Ланкада теракт вакытында һәлак булган

news_top_970_100
Дөньяда иң бай кешеләрнең берсенең өч баласы Шри-Ланкада теракт вакытында һәлак булган
Шри-Ланкада 21 апрельдә берничә шартлау булды. Шуларның берсе вакытында дөньядагы иң бай кешеләрнең берсенең өч баласы һәлак. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Британиянең кием сата торган иң зур Asos онлайн-ритейлеры акционеры һәм Даниянең иң бай кешесе 46 яшьлек Андерс Холч Повлсенның өч баласы Шри-Ланкада теракт вакытында һәлак була. Бу турыда BBC News телеканалы хәбәр итә. Бу гаилә пасха бәйрәм итү өчен Даниядән Шри-Ланкага килгән булган, диелә бу хәбәрдә. 

Повлсенның байлыгы 5 миллиард 700 миллион доллар чамасы. Аның хатыны дүрт бала тапкан. Бу - Альма, Астрид, Агнес һәм Альфред. Аларның кайсылары һәлак булуы хәбәр ителми.   

 
21 апрельдә Шри-Ланкада сигез террорчы үз-үзен шартлатты. Алар илнең башкаласы Коломбо шәһәрендәге һәм аның тирәсендәге кыйммәтле кунакханәләрдә, Коломбо, Негомбо һәм Баттикалоа шәһәрләрендәге чиркәүләрдә теракт ясады. 290 кеше һәлак булды, 500ләп кеше имгәнде. Һәлак булучылар арасында 30 кеше чит илләр гражданнары, нигездә, туристлар булган.


Шартлау мизгеле кадрларын "Россия24" каналы да күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100