Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Дөнья чемпионы һәм вице-чемпионы һәлак: кызлар бер-бер артлы суга сикереп, батып үлгәннәр

Дөнья чемпионы һәм вице-чемпионы һәлак: кызлар бер-бер артлы суга сикереп, батып үлгәннәр

news_top_970_100
Дөнья чемпионы һәм вице-чемпионы һәлак: кызлар бер-бер артлы суга сикереп, батып үлгәннәр
Кикбоксинг буенча дөнья чемпионы һәм вице-чемпионы - ике кыз суда батып үлгән. Фаҗига Севастополь шәһәрендә булган. Бу турыда "Вести" хәбәр итте.

Спортчы кызларның берсе 1986 елда туган, ул Мәскәүдә яши, икенчесе 1992 елда туган, ул Мураманск шәһәрендә яши. 

Кызлар давыл вакытында диңгезгә су коенырга керә. Бу урында коену өчен махсус комлык та булмый. Алар давыллы һава торышы турында игъланга игътибар итми. Кызларның берсе пирстан суга сикерә һәм шунда ук бата башлый. Дус кызы аны коткарыр өчен суга сикерә, ләкин ул да бата, диелә бу хәбәрдә.

Һава торышы начар булу сәбәпле, коткаручылар кызларның мәетләрен судан чыгара алмый. Соңрак кызларның берсенең мәетен судан алулары билгеле була. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара.

Россия Кикбоксинг федерациясе президенты Вадим Украинцев мәрхүмәләрнең кем булуын әйткән. Бу турыда "Интерфакс" хәбәр итте.

Кикбоксинг буенча дөнья чемпионы Фатыйма Джакубова һәм вице-чемпионка Элина Гисмееваның мәетен судан алганнар инде. Аларның әти-әниләре фаҗига урынына киткән.

Шимбә көнне команданың сборлары тәмамланган. Аэропортка барганчы, кызлар диңгез буена йөрергә чыгып киткән. Аларны фаҗига булырга ярты сәгать кала күргәннәр.

Джакубова - халыкара класслы спорт мастеры, Россия җыелмасында җиде ел катнаша, аның улы ятим калган. Гисмеева - данлыклы көрәшче Алмаз Гисмеев кызы, ул атказанган спорт мастеры. Ул әти-әнисенең бердәнбер баласы булган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100