Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Чын ирләрчә": Хатыны белән балаларын яна торган йорттан алып чыккан ир-ат үлгән

"Чын ирләрчә": Хатыны белән балаларын яна торган йорттан алып чыккан ир-ат үлгән

news_top_970_100
"Чын ирләрчә": Хатыны белән балаларын яна торган йорттан алып чыккан ир-ат үлгән
Самара өлкәсендә янгын вакытында бер ир хатынын һәм балаларын коткарган, үзе һәлак булган. Бу турыда КТВ-Луч телеканалы хәбәр итте. 

12 апрельдә Рождествено авылының Шоссе урамындагы шәхси йортта газ баллоны шартлый һәм 37 һәм 38 яшьлек ир белән хатын имгәнә. Бәхеткә, балалар исән-сау, алар зыян күрмәгән.

Самара өлкәсе матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, бу фаҗига бар халыкны тетрәндерә. Шаһитлар сүзләренчә, янгын вакытында ир-ат югалып калмый. Ул хатынын һәм балаларын уттан алып чыга. Шуннан соң ул янгынны сүндерергә тырыша, ашыгыч ярдәм, янгын сүндерүчеләрне чакыра. 

Соңыннан ир белән хатынны Пирогов исемендәге хастаханәгә китерәләр. Ир-ат тәненең 60 проценты, аның хатыны тәненең 90 проценты пешә. Фаҗигадән соң икенче көнне ир вафат була, хатын исә авыр хәлдә хастаханәдә ята. 
 
Мәрхүм ирнең танышлары сүзләренчә, бу кеше чын ирләрчә, сөйгән ярын һәм балаларын коткарганда һәлак була. Туганнары аның бик яхшы гаилә башлыгы булуын, бөтен кешегә ярдәм итүен, төрле эшкә чын күңелдән бирелеп алынуын сөйли.

Әлегә газ баллоны шартлау сәбәпләре билгеле түгел. Башлангыч мәгълүматлар буенча, җиһазларны дөрес файдаланмаганга янгын килеп чыккан, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100