Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аюны ашатырга маташкан турист хатын кулсыз калган

Аюны ашатырга маташкан турист хатын кулсыз калган

news_top_970_100
Аюны ашатырга маташкан турист хатын кулсыз калган
Амур өлкәсенең Благовещенский шәһәре янындагы туристлар базасында фаҗига килеп чыга. База территориясендәге читлектә яшәгән аюны ашатмакчы булган турист хатын кулсыз калган. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Дүшәмбе көнне кичке якта Белогорье турбазасында 28 яшьлек хатын-кызга аю һөҗүм иткән. Бирегә оператив-тикшерү төркеме килде. Турбазада яшәүче хатын читлеккә кулын тыккан, ул ерткыч җанварны ашатмакчы булган", - дип сөйләгән Россия Эчке эшләр министрлыгының "Благовещенский" идарәсе вәкиле Татьяна Кутека.

Читлектәге аю хатынга һөҗүм иткән. Имгәнгән хатынны хастаханәгә озатканнар. Хәзер бу вакыйганы Амур өлкәсе буенча Тикшерү комитеты өйрәнә.

"Имгәнгән хатын-кыз авыр хәлдә реанимациядә ята. Аның яралары бик җитди. Табиблар сул кулын саклап кала алмады, ул бик каты имгәнгән иде", - дип сөйләгәннәр төбәк буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында.

"Ял базасы хезмәткәрләренең, җанварны тәрбияләү һәм иминлекне тәэмин итүче кешеләрнең эшчәнлегенә хокукый яктан бәя биреләчәк", - дип әйткәннәр төбәк буенча Тикшерү комитетында.

Аю металл читлектә яши. Аның аерым коймасы да бар. Имгәнгән хатын ни рәвешле аюга шулкадәр якын килә алганын тикшерүчеләр ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100