Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чит илдә ял иткәндә бәби тапкан турист хатынны Россиягә алып кайту өчен зур акчалар кирәк

Бала 700 грамм авырлыкта туган.

news_top_970_100
Чит илдә ял иткәндә бәби тапкан турист хатынны Россиягә алып кайту өчен зур акчалар кирәк

Йөкле хатын Таиландта ял иткәндә вакытыннан алда бәби тапкан. Бурятиядән килгән ир белән хатын страховка алмаган булган. Таиланд хастаханәсендә бала тапкан өчен аларга бик зур суммада акча түләргә туры киләчәк. Хәзер бу гаиләгә Россия дипломатлары ярдәм итәргә тырыша. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Кристина йөкле вакытта үзен яхшы хис итә. Шуңа күрә ир белән хатын сәяхәткә чыгып китә. Алар салкын Северобайкальск шәһәреннән җылы Пхукет утравына бара. Гаилә ике атна ял итеп кайтмакчы була. Хәзер исә Кристина һәм аның яңа туган кызы инде ике ай чамасы хастаханәдә ята.

«Без бала туганны көттек. Таиландка сәяхәтне туйга бүләк итеп бирдек. Кызынып, ял итеп кайтсыннар дидек», — дип сөйли Татьяна Пантелеева, Кристинаның әнисе.

Таиландта бер атна ял иткәч, хатын авырый башлый. Аны ашыгыч ярдәм алып китә. Бәби вакытыннан күпкә алдарак туа. Аның авырлыгы җиде йөз грамм чамасы гына була. Балага квалификацияле табиблар ярдәме таләп ителә. 

Клиникада бер тәүлек яткан өчен кимендә 32 мең сум түләргә кирәк. «Бала исән каламы, үләме — белмибез. Һәр көн — безнең өчен җиңү. Хәзер акча мөһим түгел, бала сәламәт булсын. Аңа яхшы булсын өчен, без барысына да әзер», — дип әйтә баланың атасы Вазген Ширванян.

Хәзерге вакытта яңа туган кыз бала үзе сулыш ала алмый, аны аппаратка тоташтырганнар. Ул туганнан бирле 300 г чамасы авырлык җыйган. Самолетта алып кайту мөмкин булсын өчен, баланың авырлыгы ике килодан да кимрәк булмаска тиеш. Табиблар фаразлаганча, бала апрель уртасына кадәр бу граммнарны җыячак.

Баланы Россиягә алып кайту өчен махсус самолет кирәк. Ул берничә миллион сум торачак. Гаиләдә бу кадәр акча юк. Алар автомобильләрен һәм бизнесны сатуга куйган инде. Туганнары һәм якыннары да акча җыя.

Табиблар фикеренчә, йөклелекнең соңгы атналарында сәяхәткә чыгып китмәү хәерле. Чит илгә барган очракта, страховка алу һичшиксез кирәк, дип аңлаткан белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100