Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чибәркүл шәһәрендә яна торган йорттан ике сабыйны коткару мизгелен видеога төшергәннәр

Чибәркүл шәһәрендә яна торган йорттан ике сабыйны коткару мизгелен видеога төшергәннәр

news_top_970_100
Чибәркүл шәһәрендә яна торган йорттан ике сабыйны коткару мизгелен видеога төшергәннәр
15 апрельдә иртәнге якта Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә Пугачев урамындагы шәхси йортта янгын чыга. Яшь ярымлык һәм биш яшьлек ике бала бу вакытта өйдә үзләре генә була. Аларны коткарган мизгелне видеога шаһитлар төшереп алган. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте.

Янгын ишегалдыннан башлана. Әти кеше балаларын өйдә калдырып, күршедә генә урнашкан кибеткә керә. Ир-ат өйгә әйләнеп кайтканда, ул ишеккә якын килерлек булмый инде. Ялкын өйгә күчә. Әти кеше кадак каера торган гвоздодер табып ала. Аңа ярдәмгә күрше ире килеп җитә. Алар икәүләп тәрәзәгә куелган рәшәткәне куптара башлыйлар. Тәрәзә ачылгач, әти кеше өй эченә кереп китә һәм яшь ярымлык кызын алып чыга. Икенче баланы янгын сүндерүчеләр коткара, диелгән бу хәбәрдә. 

  

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сүзләренчә, әти кеше вакытында кайтып җиткәнгә, күрше ир-ат ярдәмгә килгәнгә генә, янгыннан зуррак фаҗига килеп чыкмый калган.

Урынга килеп җиткән ашыгыч ярдәм табиблары балаларны караган. Алар исән-сау, имгәнмәгәннәр. Шуннан соң әни кеше дә кайтып җиткән. Башлангыч версия буенча, янгын иске электр үткәргечтәге кыска ялганыш аркасында килеп чыккан, дип хәбәр ителә Чиләбе өлкәсе буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтында.
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100