Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Черки тешләгәннән соң, 25 яшьлек кыз комага киткән

Черки тешләгәннән соң, 25 яшьлек кыз комага киткән

news_top_970_100
Черки тешләгәннән соң, 25 яшьлек кыз комага киткән
Бөек Британиянең Эссекс графлыгында яшәүче бер хатын черки тешләгәннән соң комага киткән. Бу турыда Daily Mirror басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

25 яшьлек Ким Робинсонны Лондонда булганда, черки тешли. Икенче көнне Ким аяк балтыры тирәсендә авырту тоеп ала, тик артык игътибар бирми.

Бераздан кызның аягы бик каты авырта башлый, урын ялкынсына. Робинсон авырлык белән генә йөри башлый, аңа югалткалый. Шуннан соң Ким табибларга мөрәҗәгать итә. Аңа некротик фасциит дигән диагноз куялар. Бу бактериаль инфекция, ул тире астындагы күзәнәкләргә зыян китерә. Кызның аягын саклап калу өчен, табиблар аңа операция ясарга тәкъдим итә.

Шуннан соң Робинсонда сепсис башлана. Операция вакытында аның үпкәләре эшләми башлый, йөрәге туктый. Табиблар кызны ясалма комага җибәрәләр. Ким биш көн комада ята.

Робинсон аңына килгәч, табиблар аңа тагын бер тапкыр операция ясый, аягындагы тиресен күчереп утырталар. Әлеге хәлләрдән соң, Кимга яңадан йөрергә һәм сөйләшергә өйрәнергә туры килгән. Хәзер ул үзен яхшы хис итә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100