Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдан килгән биш егет белән Түбән Камада яшәүче ике яшүсмер вәхшиләрчә сугышкан

Егетләр төркеме бер кыз өчен мәктәп ишегалдында сугышкан.

news_top_970_100
Чаллыдан килгән биш егет белән Түбән Камада яшәүче ике яшүсмер вәхшиләрчә сугышкан

Түбән Кама шәһәрендәге 21 нче мәктәп ишегалдында яшүсмерләр төркеме күмәкләп сугышкан. Бу турыда НТР каналы хәбәр итте.

Бу көнне бәйрәм була һәм мәктәп эшләми. Ишегалдына сугышта Түбән Камада яшәүче ике яшүсмер, Чаллыда яшәүче биш егет катнашу билгеле.

Талаш социаль челтәрдә чыга. Сәбәбе кыз була. Егетләр ирләрчә хәл итәргә карар кыла һәм Чаллы егетләре Түбән Камага килә. Ике кешегә каршы биш кеше сугыша. Шулай итеп Түбән Кама мәктәбендә укучы 15 яшьлек малайның башы җитди имгәнә. Аны Казанга хастаханәгә озаталар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100