Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдан Башкорстанга барган автобус капланган: һәлак булучылар бар

Чаллыдан Башкорстанга барган автобус капланган: һәлак булучылар бар

news_top_970_100
Чаллыдан Башкорстанга барган автобус капланган: һәлак булучылар бар
Башкортстанда Уфа-Белорецк юлында, Архангельский һәм Карламан торак пунктлары арасында King Long XMQ автобусы капланган, дип хәбәр итә "Вести-Башкортстан".

Интерфакс хәбәр итүенчә, автобус Чаллыдан Башкортстанның Миндигулово торак пунктына барган. Автобуста 9 бала булган. 

Башкортстан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәр итүенчә, салонда 39 пассажир булган. Фаҗига шаһитлары әйтүенчә, кешеләрне автобустан тиз генә чыгара алмаганнар. "Анда балалар кычкыра", - ди фаҗига урынында булган кеше. 

5 кеше һәлак булган, 10 кеше тән җәрәхәтләре алган, дип хәбәр итә Интерфакс. Берничә кеше кысылып калган, аларны коткаралар.

Оператив штаб төзелгән, урында экстрен хезмәтләр эшли. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100