Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыдагы йорт подъездында атышканнар

Биредә ике ир-ат сугышкан, берсенең башы яраланган.

news_top_970_100
Чаллыдагы йорт подъездында атышканнар
Чаллыдагы "ашыгыч ярдәм" диспетчерларына бер ир-ат шалтыраткан. Ул башына пистолеттан атуларын, үзенә ярдәм кирәк булуын әйткән. Бу турыда "Челнинские известия" хәбәр итте.

Вакыйга 11 сентябрьдә иртәнге алты тирәсендә 42нче комплекста булган. 72 яшьлек ир-ат белән 54 яшьлек ир-ат 42/02 йорты подъездында сугышкан.

Җәнҗал вакытында 54 яшьлек ир-ат яраланган. Полиция хезмәткәрләре ачыклаганча,  аңа шушы йортта яшәүче 72 яшьлек ир-ат пневматик пистолеттан аткан.

Вакыйга урыныннан пуля һәм пистолетны алганнар. Җәнҗал сәбәпләре әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100