Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда яшь хатын ашыгыч ярдәм табибына һөҗүм иткән

Чаллыда яшь хатын ашыгыч ярдәм табибына һөҗүм иткән

news_top_970_100
Чаллыда яшь хатын ашыгыч ярдәм табибына һөҗүм иткән

Чаллыда ашыгыч ярдәм табибларына һөҗүм иткәннәр. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте. 

Вакыйга узган төндә, 5 апрельдә 1.30 сәгатьтә була. Чаллыдагы 50/30 йортында яшәүче яшь хатын ашыгыч ярдәм номерына шалтырата. Ул хәле булмавы һәм косуы турында сөйли.

Авыру хатын янына ашыгыч ярдәм машинасында ике фельдшер килә. Яшь хатын үзен сәер тота, кисәк кенә табибларның берсенә ташлана. Ул 55 яшьлек фельдшерның муенына ябыша һәм буа башлый.

Шушы вакытта фатирга тагын бер бригада килеп керә. Алар психоневрология диспансеры (ПНД) табиблары була. Бу бригаданы да фатир хуҗасы үзе чакырган. Яңа килгән табиблар ситуацияне җайга салып, фельдшерны агрессив авырудан коткарып кала.

Авыру хатын һөҗүм иткән фельдшерның муенында буылган эзләр беленә. Урынга полиция хезмәткәрләрен чакыралар. Хәзер бу эшне полиция тикшерә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100