Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда ташландык төзелештә егылган 15 яшьлек кыз бала хастаханәдә вафат булган

Ул ике атнага якын комада яткан.

news_top_970_100
Чаллыда ташландык төзелештә егылган 15 яшьлек кыз бала хастаханәдә вафат булган

Фаҗига 31 июль көнне, 19 сәгать тирәсендә Чаллыда, “Алан” базары артындагы ташландык төзелештә килеп чыккан, дип яза "Челнинские известия" газетасы. 15 яшьлек кыз тигезлекне югалтып, төзелеп бетмәгән бинаның икенче катыннан егылып төшә. 

Күпсанлы имгәнүләр белән һәм кома халәтендә аны Чаллы хастаханәсенә алып китәләр. Соңрак Казанга Балалар республика клиник хастаханәсенә алып киләләр. “Челнинские известия” газетасына Татарстан Республикасы Тикшерү комитетында хәбәр иткәнчә, кыз бала комадан чыкмыйча кичә вафат булган. Укучы кыз тулы һәм имин гаиләдә тәрбияләнгән.

2 август көнне Татарстан буенча Тикшерү комитеты хезмәткәрләре РФ ҖК 118 маддәсе нигезендә җинаять эше ачытылар (саксызлык буенча сәламтлеккә зур зыян салу). Яшүсмер үлеме сәбәпле, җинаять эше башка маддәгә күчәчәк, дип белдергән тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий.

Бу хәлдән соң, шәһәрнең башкарма комитетында, төзелеп бетмәгән бинаның аукционда сатылып, быелның июненнән физик затка күчкәнен әйттеләр. Хәзерге вакытта объектта куркынычсызлык тәэмин итү буенча аның хуҗасы җаваплы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100