Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда педиатрга чиратта хатын-кызлар сугышкан

Чаллыда педиатрга чиратта хатын-кызлар сугышкан

news_top_970_100
Чаллыда педиатрга чиратта хатын-кызлар сугышкан

Чаллыдагы №4 сырхауханәдә чират вакытында хатын-кызлар арасында сугыш чыккан. Төрткәләшүне чиратта торучыларның берсе, видеога яздырып, Вконтактега элгән. 

Конфликтның сәбәбе - бер хатынның башка участокка билгеләнгән баласын бу сырхауханәгә алып килүе. Ул чиратсыз гына үтәргә тели, әмма чиратта торучылар аны үткәрми. Бу ханым "сорарга гына" керәм дип әйтә, әмма сырхауханәләрдә чиратсыз керүнең мондый алымы бу юлы эшләми - хатынны барыбер үткәрмиләр. Шуннан соң ул бәреп кереп китә, әмма чиратта торучы бер хатын аны чыгарып ташлар өчен көрәшә башлый. "Керсен шунда, кертегез", - ди тынычлык яклылар. 

Хатыннар тарткалаша башлагач, ирләрдән катнашуны, сугышучыларны аеруны сорыйлар. Әмма алар да күзәтеп торуны гына мәгъкул күрә.

"Бер хатынның баласын ишеккә сыттылар, ул тоткага бәрелде. Минем балам курыкты - бөтенесе акырыша", - дип сөйләгән бер хатын социаль челтәрдә.

Социаль челтәрләрдә сугышкан хатын-кызларны гаепләгәннәр. "Хайваннар кебек тоталар балалар булган җирдә". "Үзләренең тәрбиясе шундый булган кешеләрдән шундый ук тәрбиясезләр үсә".


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100