Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда мәчет янындагы сулыкта алты яшьлек бала батып үлгән

Чаллыда мәчет янындагы сулыкта алты яшьлек бала батып үлгән

news_top_970_100
Чаллыда мәчет янындагы сулыкта алты яшьлек бала батып үлгән
2 ноябрьдә Чаллыда мәчет янындагы буада фаҗига була. Биредә алты яшьлек малай батып үлгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

15.46 сәгатьтә Мәләкәс арты бистәсендә "Утыз Имәни" мәчете янында буада бала бату турында 112 номерына шалтыратып әйтәләр. Шаһитлар баланы судан чыгара, ул сулыш алмый. Ашыгыч хезмәткә шалтыратучы хатын башка берни дә сөйли алмый, ул елый.

Урынга коткаручылар, полиция, табиблар бара. 



Соңрак ачыкланганча, алты яшьлек малай мәчет янына бабасы һәм әбисе белән килгән. Ул моңа кадәр дә әлеге урында еш кына үзе генә йөргәли торган булган. Бер мизгелдә бала югалган.

Бераздан узып баручы кешеләрнең берсе буа янында эзләр һәм су өстендә киемнәр күреп ала. Ул суга кереп, баланы алып чыга. Малай ярдан бер метр чамасы ераклыкта яткан була.

Күрәсең, малай яр буенда уйнап йөргән һәм аягы таеп, суга егылып төшкәндер.



Коткаручылар Татарстан халкына мөрәҗәгать итте. Алар балаларны су буенда ялгыз калдырмаска, беренче бозда уйнауны һәм сулык тирәсендә йөрүне тыярга чакыра. Бу бик куркыныч!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100