Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда коточкыч хәл: Җинаять урыныннан алты пычак табылган

Чаллыда коточкыч хәл: Җинаять урыныннан алты пычак табылган

news_top_970_100
Чаллыда коточкыч хәл: Җинаять урыныннан алты пычак табылган
Чаллыда пенсионер хатынны вәхшиләрчә үтергәннәр. Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарлаган. Җинаять урынында алты пычак табылган. Моны белгән күрше-тирә шок кичерә. Бу турыда "Челнинские изестия" хәбәр итте.

5 августта Чаллының 45 комплексында урнашкан йортның бишенче катындагы бер фатирда хатын-кыз мәете табыла. 65 яшьлек хатынга бик күп тапкыр пычак белән кадаганнар. Ул яраларыннан һәлак булган. Ул ашыгыч ярдәм табиблары килгәнче җан биргән инде.

Судмедэскепртлар мәрхүмә хатын тәнендә 23 тапкыр пычак кадаган эз санаган.

"Бу йортта мин 2002 елдан бирле яшим. Безнең подъездда талаш чыкканы булмады, тыныч иде", - дип сөйли күршеләр.

"Коточкыч үтерү турында участок полиция хезмәткәреннән генә белдем. Күршемне кем үтерергә мөмкин - башым сыймый. Берәр ярдәм кирәкмиме дип, кермәкче дә идем. Полиция хезмәткәрләре кертмәде", - ди ул.

Мәрхүмә хатын да, аның күршесе дә Брянск өлкәсендә туган, алар якташ булсалар да, сирәк аралашкан. "Ул күптән пенсиядә инде, инвалид иде бугай. Аның аяклары авырта иде. Кибеткә үзе йөрде анысы Ул кызы, зур оныгы белән бергә яшәде", - ди күрше.

Фаҗига булган көнне хатын өйдә үзе генә була. Кичке бишләр тирәсендә мәрхүмә хатынның кызы, үз эшләре белән, өйдән чыгып киткән була. 

Җинаятьтә шикләнеп шушы ук подъездда яшәүче 43 яшьлек ир-атны кулга алалар. Подъездда яшәүчеләрне сораштырганда, күршеләрнең берсе көтелмәгән күрсәтмә бирә. Аның ире 5 августта кичке якта канга буялып кайта. Бу хатынның ирен - шушы подъезддагы фатирда яшәүче ир-атны кулга алалар, тикшерү бара. Җинаятьнең мотивлары әлегә билгеле түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100