Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чаллыда коточкыч авариядә өч айлык бала һәм аның анасы машина салоныннан очып чыккан

Чаллыда коточкыч авариядә өч айлык бала һәм аның анасы машина салоныннан очып чыккан

news_top_970_100
Чаллыда коточкыч авариядә өч айлык бала һәм аның анасы машина салоныннан очып чыккан
Түбән Новгородтан Чаллыга килгән гаилә коточкыч авариягә очраган. Өч айлык бала һәм аның анасы җитди имгәнгән. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгының Чаллыдагы корреспонденты хәбәр итте.

Юл һәлакәте 14 ноябрьдә кичке якта була. Түбән Новгород номерлары куелган ундүртенче модельле "Лада" машинасы ЗЯБ бистәсендә бер полосадан икенчесенә күчәргә маташа. Шул чакта аңа зур тизлектә килә торган "Форд" бәрелә.


"Лада" машинасында Түбән Новгородтан килә торган гаилә була. Алар Чаллыга үз эшләре белән килә. Бәрелгәннән соң, хатын-кыз һәм өч айлык бала салоннан юлга очып чыга. Бала махсус утыргычта була. Хатын-кыз да, бала да җитди имгәнә", - дип сөйли хәбәрче. 

 

Авариянең шаһиты бала белән хатынны хастаханәгә илтә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, баланың башы имгәнгән, әнисенең умырткалыгы сынган. 

Урында полиция хезмәткәрләре эшли. Башлангыч мәгълүматлар буенча, иномарка йөртүчесе исерек булган. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100